Нурлат ветераннарының күбесе түләүләрне апрель уртасында алачак

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрельгә кадәр Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан түләүләрнең яртысы илтеп тапшырылачак. 

"Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш инвалидларына, сугышта катнашкан кешеләргә, Ленинград камалышында булучыларга, балигъ булмаган килеш концлагерьга эләккән тоткыннарга биреләчәк бер тапкыр бирелә торган 75 мең сум күләмендә бирелә торган түләүләрне  районда 149 кеше алачак", - дип аңлатма бирә идарә начальнигы Рушания Шакирова. 430 тыл хезмәтчәненә иллешәр мең сум биреләчәк. Аны районда 430 кеше алачак. Шулай итеп, Биңү юбилее уңаеннан бер тапкыр  бирелүче түләүләрне ңәмгысе 579 кеше алачак. Түләүләр Пенсия фонды мәгълүматлары нигезендә гаризаларсыз биреләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International