Нурлаттагы юл үткәргечтә хәрәкәт туктатылды

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Нурлат - Яңа Иглай төбәк билгеләнешендәге автомобиль юлында хәрәкәт иртән-иртүк ачык иде, ә 8.00дән соң аны яптылар. 

Юл үткәргечтә капиталь ремонт эшләре башланды."Бүген асфальтбетон  өслекне, бетон катламын салдырабыз, аннан балкаларны сүтәбез, - диде "Мостовик" подряд предприятиесе мастеры Алексей Ещев. Әзерлек эшләре вакытында күрелгән. Юл билгеләре урнаштырылган, тимер юлны пычыратмас өчен агач калганнар корылган, эшчеләрнең ял һәм көнкуреш зонасы булдырылган. 

"Эшләрне июль азагына төгәлләргә тырышабыз, күпердә хәрәкәтне алданрак җибәрергә тырышачакбыз". - диде подряд предприятиесе прорабы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International