Кычытканлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Кычытканлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Нәзгат Сәхипгәрәй улы Зарипов бу көннәрдә күпсанлы туганнарыннан, авылдашларыннан юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. 

3 апрельдә юбилярны туган көне белән Кычытканлы авылы җирлеге башлыгы Ңҗүдәт Нургалиев котлады һәм бүләк тапшырды. Ә шул кәннәрдә авыл җирлеге башлыгы Нәзгат Сәхипгәрәевичка тагын бер кат кереп, РФ Президенты Владимир Путинның  котлау открыткасын һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның бүләген тапшырды.

Нәзгат Зарипов крестьян гаиләсендә туган. 5 сыйныфны тәмамлаган. 1943 елдан башлап "ТАтарстан" колхозында эшли башлый. 1955 елда Фәгыймә Зарипова белән ныклы гаилә коралар. Туйдан сәң гаилә Үзбәкстанга күченеп китү һәм анда 38 ел яшиләр.  Туган ягына кайтып төләнгәч, Нәзгат Сәхипгәрәевич пенсионер булуына карамастан, берничә ел хуҗалыкта төрле эшләрдә эшли. 

Тормыш иптәше белән 3 кыз үстерәләр, бүген 6 оныгы үзләренеә уңышлары белән сөендерәләр. Бүгенге көндә юбиляр кызы Роза гаиләсендә яши. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International