Нурлатта коронавирус инфекциясе юк. Бу хакта район үзәк хастаханәсеннән хәбәр иттеләр.
"Чит илдән кайткан изоляцияләдәге 70тән артык нурлатлы өйләрендә, моннан тыш хастаханәдә ОРВИ һәм пневмония билгеләре белән дәваланучы нурлатлылар стационарда анализлар тапшырдылар. Тестлаштыру вирусология лабораториясендә Казанда үткәрелә. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, әлеге инфекция белән зарарланучылар юк", -диде район үзәк застаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова.