2020 ел башыннан Нурлат муниципаль районы территориясендә 16 янгын чыккан.
2019 елның язгы-җәйге чорында шәһәрдә һәм районда коры үләнне яндырганда ут белән дөрес эш итмәү аркасында 8 янгын теркәлгән. Исегезгз төшерәбез, 2017 елда районның бер авылында янгын нәтиҗәсендә терлекләр белән бергә йорты яны корылмалары янып, бик зур күләмдә матди зыян салынды. Янгынның сәбәбе - коры үләнне яндырганда ут белән дөрес эш итмәү.
Корыган үләнне яндырганда гаепләнүче административ җаваплылыкка тартыла. РФ КоАПның 20.4 маддәсе нигезендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу өчен җәзага тартыла:
-1 өлеш буенча кисәтү яисә административ штраф салу:
- гражданнарга ике меңнән өч мең сумга кадәр штраф каралган;
- вазыйфаи затларга-алты меңнән унбиш мең сумга кадәр;
- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга-егерме меңнән утыз мең сумга кадәр;
- юридик затларга-йөз илле мең сумнан ике йөз мең сумга кадәр.
Моннан тыш, мондый гамәлләр зур янгынның сәбәбе булырга һәм кеше корбаннарына китерергә мөмкин, шул вакытта янгын сәбәпчеләре РФ ҖК 168 маддәсе («саксызлык аркасында милекне юк итү яки зыян китерү»), 261 маддәсе («урман утыртмаларын юк итү яки зарарлау») нигезендә җинаять җаваплылыгы тартылачак.