Үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәмәгән нурлатлыларны штрафка тартачаклар

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2 апрельдән үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәмәгән өчен  штраф санкцияләрен  куллана башлаячаклар. 

Нурлатта кагыйдә бозучыларны хокук саклау органнары һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре үткәргән рейд ачыклады. Мисал өчен, бер шәһәрленең  үзәк мәйданга чыгу өчен сәбәбе булмаса да, ул  тиешле белешмәсез урамга чыккан. 

- Карантин режимын бозган өчен штрафлар кълщме артты, - ди Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге белгеч-эксперты Алсу Әбделганиева. - Бүгенге көнгә Роспотребнадзор предписаниесе буенча  районның 15 кешесе медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында, 6сы - үз-үзлзрен изоляцияләүдә.Нурлатта  коронавирус инфекциясе юк, - диде Алсу Әбделганиева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International