Коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр күпләрне өйләрендә калырга мәҗбүр итә. Тормыш моның белән генә тукталмый, сәүдә нокталары да, җәмәгать туклану объектлары санитар-эпидемиологик режим нигезендә яңача эш шартларына яраклашалар.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәүдә үзәгендә булып, киштәләрдә беренчел кирәкле товарлар җитәрлек күләмдә булуы белән танышты. Кибет директоры әйтүенчә, продукция көн саен кайтып тора. Биредә үк Алмаз Әхмәтшин волонтерлар белән дә аралашты.