Татарстанда 1 апрельдән җәмәгать транспорты эше тәртибе үзгәрде. Муниципальара һәм төбәкара автобусларда пассажирлар ташу вакытлыча туктатыла.
- Татарстан Республикасы Карары нигезендә, санитар-эпидемиологик шартлар яхшырганчы, 1 апрельдән республикада, шул исәптән Нурлат районында да автовокзаллар ябылды. Муниципальара һәм төбәкара, шәһәр яны, шәһәр автобусларында пассажирлар ташу вакытлыча туктатылды, - диде "Нурлат АТП"сы генераль директоры Идрис Кәримов.
Такси хезмәтләре штат режимында эшли. Шәһәрлеләр үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәп, белешмә белән шәхси транспортларыннан файдаланырга мөминнәр.