Безнең барыбызны да коронавирус белән бәйле вәзгыять борчый. Хәзер Чит илләрдән кайткан 23 кеше өендә изоляцияләнә. Барысының да сәламәтлек торышы канәгатьләнерлек.
Социаль челтәрләрдә нурлатлылар арасында коронавирус белән авыру турында таралган мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта, бүген 31 мартта, Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сагдеев хәбәр итте.