Нурлат районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов мөселман нурлатлыларны намазларын өйдә укырга чакырды

2020 елның 31 марты, сишәмбе

15 апрельгә кадәр районның 41 мәхәлләсендә һәм шәһәрнең 10 мәчетендә җомга намазларын бергәләп уку туктатылды. 

Республикада игълан ителгән санитар-эпидемиологик режим һәм Татарстан Диния Нәзарәте карары нигезендә районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов мәчетләргә вакытлыча кагылышлы чараларны атады.

- Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле узган атнадан башлап мәзчетләр эшчәнлегенә үзгәрешләр кертелде.  Иә беренче чиратта җомга һәм коллектив намазлар туктатылды. Әхмәтзәки хәзрзт Сафиуллин исемендәге тәгълүмат үзәгендә курлар вакытлыча туктатылды. Моннан тыш, күп кешеләр катнашында уза торган мәҗлесләр, никах, исем кушуны  вакытлыча үткәрмәскә, җеназа намазларын да азрак кешеләр катнашында ачык һавада укырга киңәш итәм. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International