Россиядә агымдагы атна эшләми торган булып игълан ителсә дә, бу авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең графигына йогынты ясамады. Киресенчә, кыяшлы көннәрдән файдаланып, күбесе басуга чыктылар. Табигатьнең үз законнары һәм һәр агрочараның үз вакыты.
"Ә.И. Сөләйманов" исемендәге хуҗалык хезмәткәрләре дә шундый фикердә. Эше күпьеллык үләннәрдән башлаганнар. Дүшәмбе көнне бер бригада Зирекле авылы янындагы люцерна басуына минераль ашламалар кертү белән мәшгуль иде.
- Ашламалар җиргә дым белән бергә керүе яхшы, - диде хуьалык агрономы Рамил Нямаев. Күпьеллык үләннәр бездә 2500, уҗым - 4700 гектарда.
Хуҗалыка әйтүләренчә, уҗымнарның торышы яхшы, бүген алар тукландыруга керешкәннәр. Шул ук вакытта ашлык амбарларында орлыкларны инкрустацияләү бара. Көннәр шулай матур торса, чәчү дә озак көттермәс.