Нурлатта карантин шартларында оешмалар эшчәнлеге буенча рейдлар үткәрелә. Кагыйдә бозулар юк.
- Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, сәүдә нокталары эшен чикләүче карарлар чыкты, - диде рейд барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов. - Барлык сшүдә үзәкләре вакытлыча ябылды. Сәүдә үзәкләрендәге даруханәләр һәм азык-төлек кибетләре генә эшләвен дәвам итә. Барлык эшмәкәрләр ситуацияне аңлап эш итәләр. Каралган кагыйдәләр үтәлә.
Рейд төркеме өлкән буын сатып алучылар белән дә аралашты. Аларга "кайнар линия" телефоннары белән белешмәлекләр тараттылар.
- Рейд вакытында оешма җитәкчеләренә хезмәткәрләрне шәхси сак чаралары белән тәэмин итәргә киңәш итәбез. Бу - антисептиклар, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, - диде Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге белгеч-эксперты Алсу Әбделганиева.