Өч нурлат гаиләсе беренче балаларына ана капиталы алдылар

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Бүгенге көндә районда 41 гаилә ана (гаилә) капиталына сертификат алды, шул исәптән 3се-беренче балага бирелде. 

Программа башыннан Пенсия фондының Нурлат районы буенча идарәсе барлыгы 4384 сертификат тапшырган. 

Быел торакларын яхшырту өчен 57 гаилә дәүләт ярдәменнән файдаланган. 38 сертификат балаларны укытуга тотылган, 7 гаилә ай саен түләүләр ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International