Аксумлада заманча модуль технологиясе белән фельдшер-акушерлык пунктын узган елныж июнендщ торгыздылар.
Декабрь аенда лицензия алгач, биредә кабул итү башланды. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Марина Гришина үзе фельдшер, балалар шәфкать туташы, санитарка да, бакчачы да, ишегалды себерүче дә. Ике ел лаеклы ялда булса да үзенең постын ташларга җыенмый.
- Кемгә калдырыйм, - дип елмая Марина Борисовна. - Аксумла һәм Питомник поселогында 554 кеше яши. Аның участогында 3 яда туган һәм 1 яшькә кадәрге 4 бала исәпләнә. Кечкенә генә авыл өчен зур алга китеш бу. Демография мәсьәләсе хәл ителә.