Нурлатлыларга социаль ярдәм чараларын озайтуга шәхси мөрәҗәгатлзр таләп ителми

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Нурлат районындагы 33нче Республика матди ярдәм үзәге бүлеге  Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә, коронавирус йогышы таралу куркынычын минимальләштерү максатларында, 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) түләү чоры 2020 елның 30 сентябренә кадәр чыга торган Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән социаль ярдәм чараларын бирү турында карар кабул ителде, .

Түбәндәге түләүләрне бирү озайтылачак:

-юл йөрү өчен айлык акчалата түләү;

-хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;

-16 яшькә кадәрге балага айлык пособие;

-балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең өстәмә компенсациясе;

-18 яшькә кадәрге, даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ булган инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү;

-хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче затларга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү;

-беренче бала туу  белән бәйле рәвештә айлык түләү;

-торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр.

Алда саналган түләүләр өчен социаль яклау органына мөрәҗәгать итү кирәкми.

Белешмәләр өчен телефоннар: 2-06-77, 2-06-65, 2-06-86, 2-06-64.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International