30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күпфункцияле үзәк офислары әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Яңа документлар кабул ителмәячәк.
Мондый карар ТР Хөкүмәте тарафыннан короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан кабул ителде. Гадәти режимда учреждениенең call-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле ярдәм күрсәтәчәк.
Россиядә билгеләнгән ял атнасында күпфункцияле үзәкләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, бирегә килүчеләрне вирустан саклау зарурлыгына бәйле. Бу көннәрдә КФҮ шәһәр офислары көненә 1000гә якын кешене кабул итте. Хәзер килүчеләр саны 20 процентка арткан.
Кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр) алу өчен гаризаларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Мондый хезмәтләр өчен КФҮ офисларына мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.