30 апрельгә кадәр физик затларга керемнәр турында хисап тотарга кирәк

2020 елның 29 марты, якшәмбе

Агымдагы елның 30 апреленә кадәр физик затларга 2019 елда алынган керемнәр турында җирле салым инспекциясенә хисап тотарга кирәк. 

Физик затның керемгә салым буенча төп хисап документы булып 3-НДФЛ декларациясе тора. Милек сатудан кергән табыш, транспорт чараларын, акцияләрне, өлешләрне, якын туганнары булмаган физик затлардан пайларны бүләк итеп алганда, аны тапшырырга кирәк.
Керемнәр турында  декларация тутырырга тиешле гражданнар категориясе турында Россия ФНСның www.nalog.ru.  сайтында танышырга була. 

- Декларацияне үзлектән тутыру  өчен "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" сервисыннан файдалану җайлы, - диде Россия ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Ләйсән Мөлекова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International