Заманча технологияләр турында бүген "Аграрий" ОООсы базасында технологлар өчен узган семинарда сөйләделәр.
Мондый чаралар районда ел саен үткәрелә. Бу юлы да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Сәетовтан гамәли һәм теоритик белем алдылар.
Семинарда катнашучылар җирле хуҗалыктагы эш тәҗрибәсен дә өйрәнделәр. Биредә районның селекция-нәсел службасы начальнигы Викентий Яманов УЗИ аппаратын тәкъдим итте. УЗИ аппараты ясалма орлыкландыручылар өчен дә бик кирәкле ул, иң кыска вакыт аралыгында ук сыерның буазмы-юкмы икәнен белеп була, эшеңнең нәтиҗәсе күренә.