Нурлатта күпфункцияле үзәк вакытлыча гражданнарны кабул итү шартларын үзгәртә

2020 елның 27 марты, җомга

30 марттан 3 апрельгә кадәр Нурлатта күпфункцияле үзәк  элек кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк,  яңа документлар кабул ителмәячәк.

Россия Президентының «Россиядә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы указы нигезендә, коронавирус авыруы таралу куркынычын булдырмас өчен, республика Хөкүмәте тиешле карар кабул итте.

Колл-үзәк исә гадәти режимда эшләячәк, хезмәткәрләр халыкка 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча консультация бирәчәк.

Паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмә һәм өземтә (выписка) кебек беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне алу өчен гозерне дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International