Бүгенге көннән башлап район мәчетләрендә коллектив намазлар вакытлыча туктатыла

2020 елның 27 марты, җомга

Нурлат районы  мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә,  бүгеннән башлап барлык мәчетләрдә җомга намазлары туктатыла. Биш вакыт намазны мәчеттә бары азан әйтүче кешеләр генә укый ала. Башка кешеләр мәчетләргә кертелмәчәк.

  15 апрельгә кадәр мәчетләргә йөрүчеләргә район мөхтәсибәте тарафыннан күпләп җыелып намаз укудан, белем бирү һәм тәрбия чараларын уздырудан, дини йолалар үткәргәндә күп кеше чакырудан тыелып торырга кирәк булачак. Җеназа намазларын ачык һавада мөмкин кадәр аз кеше катнашында үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International