Нурлатның балалар иҗаты йортында фасад эшләре дәвам итә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин шәһәрдәге иң мөһим төзелеш объектларының берсендә - Балалар иҗаты йортында булды. Бүгенге көндә биредә берничә юнәлеш буенча эшке эшләр һәм тышкы эшләр башкарыла.

- Әлеге объект учреждение һәм иҗтимагый киңлек буларак бик мөһим. Ул аерылып торырга тиеш, - дип билгеләп үтте Алмаз Әхмәтшин бинаны караганда.

Төзелеш объектында 50дән артык кеше эшли. Аларның бер өлеше - электр хуҗалыгы, сылау, шпаклевка, бинаны  керамик плитә белән тышлау белән мәшгуль. Район башлыгы  иминлек техникасы, сыйфат һәм срок белән бәйле корнкрет рекомендацияләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International