"Бердәм Россиянең" оештыру комитеты алдан тавыш бирүдә катнашу өчен 109 кандидатны теркәде

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлегендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Анда 2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирүне үткәрү хакында сөйләшенде. 

Оештыру комитеты әгъзалары  109 нурлатлыдан кергән гаризаларны карадылар, аларны "Бердәм Россиянең" алдан тавыш бирүендә катнашу өчен кандидат итеп теркәделәр. 

Документлар  Нурлат шәһәре, Хәммәдиев урамы, 19 адресы буенча, эш көннәрендә 8.00дән 17.00гәчә кабул ителә. Биредә шулай ук документларны әзерләү буенча тулырак мәгълүматны 2-28-24 телефоны аша алырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International