Нурлатлылар хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бүген, 24 мартта, Советның зур залында Нурлат районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Тармакара комиссия утырышы узды. Утырыш комиссия рәисе, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә үтте. Анда комиссия әгъзалары, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, ОПОП хезмәткәрләре, шәһәр мәктәпләре директорлары һәм башкалар катнашты.

Утырышта берничә мәсьәлә каралды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рузил Гыйләҗев чыгышы "Имин шәһәр"  системасын үстерүгә багышланган иде. Әлеге мәсьәлә РФ Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлеге начальнигы  урынбасары Владислав Чугунов һәм РУЭС начальнигы Рәшит Җиһаншин  чыгышларында да чагылыш тапты.

Алмаз Әхмәтшин йортларның видеокамералар белән җиһазландыруның мөһимлеген билгеләп узды, бу - иң беренче чиратта биредә яшәүчеләрнең иминлеге дип билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International