Фома авыл җирлегендә яшәүчеләр озын гомерле булуның серен беләләр

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Фома авыл җирлегендә 90 яшьтән арткан 6 кеше яши. Февраль аенда Рауза Хәйрулла кызы Гобәйдуллина 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Рауза Хәйрулловна матур картлык кичерә. Ул 7 бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы, 21 оныкасы бар. Юбилей туган көнендә балалары, оныклары белән бергә 24 кеше җыелганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International