Биляр-Озеро авылы үзәгендә тиздән төзекләндерелгән парк барлыкка киләчәк

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Биляр-Озеро авыл җирлеге "Иң төзек торак пункт" республика конкурсында җиңү яулады. Аның нәтиҗәләрен 2019 ел азагында ясадылар һәм күптән түгел ТР  төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгында бүләкләү тантанасы уды. Анда җирлек башлыгы Ирек Шәрәфетдинов та катнашты. Аңа ТР Министрлар Кабинеты дипломын тапшырдылар.

- 153 мең сум грант средстволарына Биляр - Озеро авылы уртасындагы паркны төзекләндерергә планлаштырабыз, - диде Ирек Минсалихович. - Анда эшләр башланган инде. Территорияне коймалап алырга, эскәмияләр , яктыркычлар куярга һәм агачлар утыртырга кирәк. Әлеге урынны гаиләләр һәм балалар белән  ял итү зонасына  әверелдерергә уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International