2020 ел сезонында Нурлат районында 37 лагерь ишекләрен ачачак

2020 елның 22 марты, якшәмбе

Нурлат районында балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен оештыру максатында Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты Карары нигезендә "Нурлат муниципаль районында 2020 елга балалар һәм яшьләрнең ялы программасы" расланган. Әлеге программаны тормышка ашыру кысалаларында 1999 баланың ялы планлаштырылган.

2020 ел сезонында Нурлат муниципаль районында 37 сәламәтләндерү учреждениесе эшләчәк. Шул исәптән, мәгариф учреждениеләре оештырган  22 лагерь, 12 ял һәм хезмәт  лагере, 2 ("Заречный" һәм "Чияле Алан") шәһәр читендә урнашкан лагерь, шулай ук палатка тибындагы "Ратный сбор" лагере.  Бүгенге көндә лагерьларны педагогик кадрлар, техник персонал белән комплектлау бара. Төрлетиптпгы сәламәтләндерү учреждениеләрендә ял итәргә теләгән балаларның исемлекләре булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International