Нурлат аграр техникум студентлары һәм педагоглары республик халкы өчен коронавирустан саклану өчен күп тапкыр кулланыла торган маскалар тегәләр.
- Маскаларны берничә тапкыр кулланырга мөмкин. Әмма аларны өч-дүрт сәгать кигәннән соң юарга һәм зур температуралы үтүк белән үтүләргә кирәк. Маскаларның беренче партиясе, 500 данә, дүшәмбе көнне Казанга җибәреләчәк, - диде техникум директоры Алевтина Граф.