Алмаз Әхмәтшин: "Төп игътибар җирле җитештерүчеләргә"

2020 елның 21 марты, шимбә

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин районның су корылмаларын караганнан соң Урта Камышлы авылында Емелькиннар хуҗалыгында да булды.

Гаилә 9 ел яшелчә җитештерү белән шөгыльләнә. Моңа кадәр аларның бер теплицалары булса, быел тагын икене төзеп куйганнар.

"Нигездә кыяр үстерәбез", - ди Чәчәк Ильина. Хүзер бер теплицада 3 мең төп, беренче уңышны җыеп сата башладык. Калганнарында кыярдан тыш, помидор һәм борыч утыртык.  

Алмаз Сәлимович теплица хуҗалыгы белән танышканнан соң, продукцияне урнаштыру һәм проблемалары хакында да ачктан-ачык сөйләште. Шулай ук район башыгы  гаиләгә крестьян-фермерлык хуҗалыгы ачарга да тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International