Нурлат районы башлыгы Урнәк торак пункты янындагы су астында калган күперне карады

2020 елның 21 марты, шимбә

Бүген, 21 мартта, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Үрнәк торак пункты янындагы Зур Чирмешән елгасы аша салынган күперне карады.

Алдагы тәүлекләрдә биредә су 20 сантиметрга күтәрелгән һәм 290 сантиметр тәшкил итә. Алмаз Сәлимович күпердән ерак түгел  оештырылган кичүне карады, елга аша йөрүче халык өчен тудырлган шартлар белән танышты.  Кешеләрнең тормыш эшчәнлегендәге иминлекне тәэмин итүче күрсәтмәләр бирде.

Кичүдә Гадәттән тыш хәлләр линиясе буенча уку узган Наил Хүйбуллин кизү тора. Ул кешеләрне махсус көймә белән йөртә.

"Бүгенге көндә Урнәктә 100 кеше яши, - диде Киекле авыл җирлеге башлыгы Рәис Ганиев. - Авылда социаль хезмәткәр, фельдшер бар. Халыкның азык-төлек запасы тупланган."

125нче янгын часте начальнигы Евгений Попов хәбәр итүенчә, янгын иминлеге тәэмин итү буенча барлык чаралар каралган.  "Киекле" ирекле янгын дружинасы  Үрнәктә яши. Янгын автомобиле ремонтланган,таккычы һәм мотопомпа белән  МТЗ-82 тракторы бар.

Районда су басу куркынычы янаган 6 торак пункт бар.  Киекле, Заречный, Ммык, Төрнәс, Якты Күл һәм Якушкино авыллары. Бүгенге көндә районда су баскан торак пунктлар юк.

Шул ук көнне Алмаз Әхмәтшин Богдашкино авылы янындагы капиталь ремонт таләп ителүче гидротехник корылманы да карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International