Нурлат районындагы "Заречный" балалар сәламәтләндерү лагеренда 400дән артык бала ял итәчәк

2020 елның 21 марты, шимбә

Быел җәй "Заречный" сәламәтләндерү лагеренда 5 июньнән 24 августкача 4 профиль сменалары оештыру планлаштырыла. Анда 405 сәләтле, талантлы балалар өчен 18 һәм 21 көнлек сменалар оештырылачак.

Беренче смена 5-22 июньгә планлаштырылган, икенчесе - 25 июньнән 15 июльгәчә, өченче - 18 июльдән 3 августкача һәм дүртенчесе 7-24 августта булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International