Нурлатта яшәүче Игорь һәм Анастасия Токмаковлар гаилә тарихларын моннан 8 ел элек яза башлыйлар. Шул еллар эчендә аларның тормышында бик күп яхшы һәм позитив чаралар була. Гаилә ике малайга тормыш бүләк итә, фатирлы булалар.
Игорь Токмаков чын ир-егет башкарырга тиешле барлык эшләрне дә үтәгән. Иө беренче чиратта, гаиләне фатирлы иткән. Монда аларга республиканың Дәүләт торак фонды линиясе аша бирелүче социаль ипотека ярдәмгә килгән.
- Мин эши торган предприятие бик зур ярдәм күрсәтте, берегчел кертемне кертте, - дип рззхмәт сүзләрен җиткерә Игорь Николаевич. «Татбурнефть-ЛУТР»да моторист булып эшли. Токмаковлар 2013 елда З.Т.Тимерҗанов урамындагы яңа йорта 2 бүлмәле фатирга күченәләр. Әлеге микрорайонны яшьләр районы дип атарга мөмкин. Токмаковлар ипотеканы 6 ел эчендә түләп тә бетергәннәр.