Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының инкассация идарәсе Нурлат участогы начальнигы Фәрит Галимов ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесенә ия булды. Бүләкне аңа тантаналы шартларда идарәдә узган чираттагы киңәшмәдә тапшырдылар.
Фәрит Шәяхмәтович инкассация тармагында 30 елга якын эшли. Аның җитәкчелегендәге Нурлат участогы республикада иң яхшылардан санала, күп тапкырлар эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы участок дип табылдылар һәм күчмә кукбокка ия булдылар.