Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Анастасия Тимофеевна Чеботарева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны әлеге истәлекле дата белән Нурлат муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Михаил Белов котлады.

Тыл хезмәтчәненә РФ ПРезиденты Владимир Путинның шәхси котлавын һәм “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медален тапшырды. 

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның котлауларын җиткерде.

Анастасия Тимофеевна Чеботарева Самара өлкәсенең Шламка авылындңа туган. 

Бөек Ватан сугыш елларында хәрби заводта эшләгән. Анастасия Тимофеевна 1951 нче елда кияүгә чыккан. Тормыш иптәше белән бергә 50 елдан артык бергә гомер кичергәннәр, 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ул 10 оныгына, оныкларының балаларына сөенеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International