Кизләү мәктәбе укучылары тыл хезмәтчәне белән очраштылар

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Шул көннәрдә Кизләү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары 88 яшьлек тыл хезмәтчәне Рәшит Шәмсетдинович Гыймалетдинов янында булдылар. Ул яшь авылдашларына Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән балачагы турында сөйләде. Балалар аңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге һәм алда торган бәйрәмнәр белән котладылар. "Хәзер тормышлар яхшы, укыгыз һәм тырыш булыгыз", - дип теләде тыл хезмәтчәне. Бүген улы Рәис һәм килене Нурзия тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International