Халыкара шигърият көне алдыннан һәм шигърият эстафетасы кысаларында Иске Чаллы китапханәсендә китапханәче Лидия Айкина башлангычында әдәби-музыкаль сәгать узды. Ул танылган рус шагыйре Николай Рубцов иҗатына багышланды, Чарада авыл халкы һәм актив укучылар катнашты.
Кичәдә тамашачылар шагыйрьнең киңкырлы таланты, биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Юрий Иванов үзенең яраткан шагыйре Николай Рубцовның шигырьләрен укыды.