Бүген Нурлатта район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов рәислегендә Нурлат муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышта актуаль мәсьәләләр каралды. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов 2019 елгы һәм агымдагы елның 2 аенда районда юл хәрәкәте иминлеге һәм транспорт дисциплинасын тәэмин итү буенча эшләр торышы анализы белән таныштырды. Нурлат шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУсы юл буендагы полосасы начальнигы Ирина Фәсхетдинова юл сервисы объектларында гамәлдәге закончалыкның кайбер милек хуҗалары тарафыннан үтәлмәве хакында хәбәр итте. Шулай ук "Халык контроле" системасына килгән заявкалар каралды.