Нурлатның яшь талантлары Аксубайда узган "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгате республика фестиваленең зона турында ике көн катнашканнан соң, финалга юллама алдылар.
«Хореография» номинациясендә Мәдәни үсеш үзәгеннән «Эсперанса» эстрада биюе ансамбле (җитәкчесе Ольга Ильина, 1 урын), "Умырзая" хореография коллективы (Людмила Ефремова, 2 урын), в «Вокал-соло»номинациясендә – Балалар сәнгать мәктәбеннән Ольга Гришина укучылары Василиса Рыскова (2 урын) һәм Юлия Николаева (3 урын). Җиңүчеләр арасында Мәдәни үсеш үзәгендә "Балалар конферансы" театр студиясендә Валентина Голубева куластында шөгыльләнүче Иван Маликов 1нче урын алды.
Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажы астында быел 20нче тапкыр үткәрелә һәм Бөек Җиңүнең 75, ТАССР оешуның 100 еллыкларына багышлана. Финал апрель, Гала-концерт - май аена планлаштырылган.