Нурлатның яшь самбочылары Татарстан Республикасы Беренчелегендә чираттагы җиңү яулаудылар

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары 2006-2007 елгы кызлар һәм яшүсмерләр арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Ярышлар Васильево поселогында узды.

Зөһрә Сәлахова 1нче урынны яулады, Гөлназ Әхмәтвәлиева, Ангелина Волкова – икенче, Ильяс Вафин һәм Сабир Заһретдинов – 3нче урында.

Яшь спортчыларны ярышларга  тренерлары Әсләм Кәбиров, Илшат Әһлиуллин һәм Рафаэль Бильданов әзерләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International