Бөгелмә шәһәрендә узган "Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол буенча зона ярышларында нурлатлылар быел зур активлык белән катнаштылар. Нәтиҗәләр узган елгыдан яхшырак. Быел ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары икенче урыннарны яулап финалга чыктылар. Нурлатлыларга ярышларда катнашу мөмкинлеген иҗтимагый оешманың Нурлат бүлеге һәм район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тудырды.