Нурлат районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына дәүләт субсидияләре бар

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Авыл җирлегендә үз эшеңне булдыруга юнәлдерелгән, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә  республика дәүләт программалары гамәлдә.

Алар сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә дәүләт субсидияләреннән актив файдаланалар. Бүгенге көндә андый хуҗалыклар - 54. Узган ел 3 гаилә 400 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алды, бер гаилә - 200 мең сум. Таналар сатып алу өчен дәүләт ярдәменнән ике - Киекле һәм Богдашкино авыл җирлекләрендә яшәүчеләр файдаланды. Барлыгы алар 750 мең сумга субсидия алдылар.Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалыклар савым сыер, кәҗә, кош-корт сатып алу өчен субсидияләр алалар. 2019 елда Яңа Иглай авылы җирлегендә яшәүчеләр аеруча актив булганнар. 2 миллион 379 мең сум субсидия алганнар. Иске Иглай авылында яшәүче Альбина Алексеева мондый ярдәмнән берничә ел файдалана инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International