Авыл җирлегендә үз эшеңне булдыруга юнәлдерелгән дәүләт программалары, 2020 елда да тулы күләмдә саклана.
Республикада узган елдан күрсәтелә башлаган дәүләт программасыннан үткән ел бер генә фермерлык хуҗалыгы да файдаланмаган. Әлеге программаның шартлары бик отышлы. Программа кысаларында дәүләт ярдәмен татар токымлы атларны үрчетүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр файдалана ала. Тарихи татар токымлы атларны сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга бирелә торган субсидия күләме тотылган чыгымнарның 60%ын тәшкил итә. Ә бияләрне тотуга бәйле чыгымнар бер татар токымлы ат өчен 20 мең сум карала.
- Республикада татар токымлы атларны үрчетүгә зур игътибар бирелү гаҗәп түгел, алар бик чыдам, азыкны кар астыннан да таба алалар, көн саен 100-120 чакырым юл үтәргә мөмкиннәр, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев. - Әлеге атларны төрле юнәлешләрдә кулланырга мөмкин.Безнең районда да әлеге программа кайбер фермерларда кызыксыну уятты. Сатып алырга теләүчеләрне Әлки, Теләче, Лениногорск районнарыннан карарга киңәш итәбез. Мисал өчен, Егоркино авылында яшәүче фермер хуҗалыгы башлыгы Николай Шерников алга таба атчылык белән шөгыльләнергә җыена. Бүген ул 300 баш сарык үрчетә.