Нурлатның Балалар сәнгать мәктәбе укучылары халыкара конкурста югары нәтиҗәләргә ирештеләр

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казанда узган "АрФест-Казан" балалар, яшүсмерләр һәм олылылар иҗаты I Халыкара конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. 

"Сәнгатьле сүз" номинациясендә Самира Сәмәрханова, Денис Колотеев һәм Тамина Гафиуллина (җитәкчеләре Наталья Чобиток) беренче урынны яуладылар.«Инструменталь багкару»да матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Балалайкада уйнау буенча Дмитрий Колотеевга тиңнәр булмады (җитәкчесе Ольга Колотеева, концертмейстер Валентина Бадина). Педагог Әлфия Крепышеваның шәкерләре дә жюриның югары бәясенә ия булдылар – яшь пианисткалар  Мария Аносова, Сәминә Исмәгыйлова, Лилия Газизова, Сафия һәм Камилла Мөхәммәтҗановалар – беренче, Әдилә Абҗаппарова – өченче урынны алдылар. Софья Шугаева, Алсу Сәйфутдинова (җитәкчеләре Алена Стрельникова) шул ук номинациядә 2 дәрәҗә  лауреат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International