Үз эшен булдырырга теләүче Нурлат районында яшәүче авыл халкы 6 млн. сумга кадәр грант ала алалар

2020 елның 15 марты, якшәмбе

Авыл җирлегендә үз эшен булыдруга юнәлдерелгән дәүләт программалары 2020 елда тулы күләмдә саклана. Милли проект кысаларында   фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа  «Агростартап» проекты нурлатлылапр өчен яңалык түгел. Узган ел ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының компетенция үзәге белгечләре һәр авыл җирлегендә булып, аның мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Авыл халкы програманың эффектлылыгын да тоярга өлгерделәр. Районда биш фермерлык хуҗалыгы башлыгы программада катнашып, 16 млн 970 мең сумлык грант оттылар. Аларның берсе - Киекле авылыннан Ганиевлар хуҗалыгы.

- Терлекчелек белән 2003 елдан бирле шөгыльләнәбез. Башта ит юнәлешендә эшләдек. Хәзер сөтчелеккә күчтек, - ди фермер хуҗалыгы башлыгы Иркәнур Ганиева.

Ганиевлар  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яңа программасын  турында ишеткәч, аны өрәнәләр һәм катнашырга карар итәләр. Һәм конкурс комиссиясе аларның сөтчелек буенча  проектын раслый. 4 миллион сумлык грант кысаларында баш санын арттыралар. Бүген Ганиевларның 27 баш савым сыерлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International