100 цифралы кечкенә тарихы белән «Нурлат ТВ» җирле "Дуслык" ("Дружба","Туслах") район газетасында яңа «СТОрис» рубрикасында уртаклаша.
Быел «Нурлат» телерадиокомпаниясенең беренче тапшыруы эфирга чыгуына 20 ел була. Медиа басмалары өчен бу саллы срок.
- Безнең беренче эфирны хакимият башлыгы Фатыйх Сибагатуллинның котлавы ачты, аны "Нурлатнефть" турындагы сюжет дәвам итте. Бу - НГДУның ул вакыттагы начальнигы Марат Хуҗин белән интервью иде. Тапшыруны "Киекле" хуҗалыгыннан терлекчелек турындагы материал дәвам итте, - дип күпмилләтле районның медиакиңлегендә беренче адымнарын ясаган, җирле телевидение белән беренче көннән җитәкчелек иткән Резеда Гиняева.- Беренче программа ике телдә 31 минут эфир вакыты белән чыкты. Хәзер атнасына 7 сәгатьлек программа эшлибез.