Нурлатта физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары өчен төбәкара семинар узды

2020 елның 14 марты, шимбә

Кичә Нурлатта ТРда мәгариф үсеше институты вәкилләре катнашында физик культура  һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары өчен төбәкара фәнни- гамәли семинар узды.

Семинар эшендә республиканың 15 районыннан 100дән артык педагог катнашты. Шулай ук семинарда Самара өлкәсе вәкилләре дә белемнәрен ныгыттылар.  Физик тәрбиягә кагылышлы сорауларны ике мәйданчыкта карадылар.  Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбендә мәгариф учреждениеләре һәм балалар бакчалары җитәкчеләре өчен, ә гимназия базасында укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар, ачык дәресләр бирделәр, мастер-класслар күрсәттеләр.

Эшләнгән эшләргә нәтиҗәне Мәгаф үсеше институты доценты Альберт Ибәтуллин ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International