Бүген Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә аеруча тантаналы иде.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен”, “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медальләрен гаилә стажы 72 ел булган Хасибулла Матыгулович һәм Баян Ибраһимовна Вәлиуллиннарга, 63 ел бергә яшәүче Таһир Гыйльметдинович һәм Миңсылу Сафиулловна Сатдаровларга, Габбас Әхмәткәримович һәм Маһруй Бикмөхәммәтовна Нуретдиновларга тапшырды. Барлык гаилә парлары лаеклы балалар үстергәннәр, оныкларын аякка бастырырга ярдәм иткәннәр, бүген оныкчыкларына сөенәләр. Биредә тыл хезмәтчәннәрен күпсанды туганнары һәм якыннары да котлады.