Бүген Нурлат муниципаль районына эшче визит кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында "ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис" Нурлат филиалының производство эшчәнлеге белән танышты.Әлеге предприятие Нурлатта 2015 елда оешты, бүген биредә районның 100дән артык кешесе эшли.
Соңрак алар янына Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов һәм башка кунаклар кушылды һәм бергәләп яңартылган Балалар сәнгать мәктәбендә булдылар. Кабинетларны карадылар, вокал, хореография, сәнгать бүлеге дәресләрендә булдылар.