Бүген "2014-2022 елларда Татарстан Республикасында юстиция үсеше" программасы кысаларында капиталь ремонттан соң Нурлат районының җәмәгать судьялары бинасын ачтылар.
Чара тантаналы шартларда мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсенең җитәкчесе урынбасары -ТР баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов җәмәгать судьялары бинасында яңартылган шартлар белән таныштылар.