Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин футбол ветераны Марат Летфуллинга ТАССР төзелүгә 100 елга багышланган истәлек билгесе тапшырды

2020 елның 13 марты, җомга

Нурлатның Мактаулы гражданины, заманында районның футбол командасы составында уйнаган Марат Летфуллин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин  Марат Сәетгәрәевичка  "ТАССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде, Нурлат районы һәм республика үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

Марат Летфуллин хөрмәтле хезмәт һәм спорт ветераны да әле, футбол тарихын үстерүгә күп көчен куйган кеше. Районда футбол үсешенең һәр этабын, футболчыларны яхшы белә, аның турында барлык мәгълүматларны туплап, стенд, 7 альбом ясаган. Нурлат тарихы һәм Кама аръягы тарихы төбәк музее, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, районның ветераннар Советы актив хезмәттәшлек итә. 85 яшендә дә спорт дөньясындагы яңалыкларда хәбәрдар яши, район чараларында катнаша һәм актив тормыш яшәү рәвеше алып бара.Гомер буе төрле тармакларда эшләп, абруй яулаган.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Летфуллиннар гаиләсен 55 ел бергә гомер итүләре белән дә котлады. Марат Сәетгәрәевич һәм Сәрия Мәсәлимованың бергә гаилә корып яшәүләренә бүген 55 ел тулган. Алар ике кыз үстергәннәр, бүген оныкларына һәм оныкчыкларына шөкерана итәләр.

Летфуллиннар гаиләсен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова һәм районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова да котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International