37 ел эчендә шахмат буенча район һәм шәһәр чемпионатында беренче тапкыр мәктәп укучысы призер булды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Шул көннәрдә шахмат һәм шашка буенча район һәм шәһәр чемпионаты узды.

Быел чемпионат 37нче тапкыр үткәрелде. Шул еллар эчендә җиңүчеләр арасында быел беренче тапкыр гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Тимур Шәфыйков та бар. Ул 2нче урынын яулады.Чемпионатта җиңү Тимур өчен көтелмәгән булган. Элек ул төрле турнирларда тәҗрибәле шахматчыларга каршы уйнаса да, мондый җитди чемпионатта беренче тапкыр гына катнашуы.  Тимур шахмат уйнарга әтисеннән өйрәнгән, аннан осталыгын танылган шахматистлар Ринат Миннебаев һәм Җәмилә Мингалиева белән чарлаган. Бүген ул уен серләрен Интернет аша өйрәнә. Партияләр үткәрә, төрле биремнәрне үти. 

Быелгы чемпион  Иван Прокопьев та беренче тапкыр җиңү яулаган.

- 50 еллап шахмат уйныйм. Бала чакта әтием өйрәткән иде. Район чемпионатларында 1997 елдан бирле катнашам, әмма җиңүем беренче тапкыр. 

Озак еллар шахмат-шашка клубын җитәкләгән Ринат Миннебаев ярышларда 3нче урынны яулады.

Шашка ярышларында лидерлар өчлегендә зур үзгәрешләр юк. 25 нче тапкыр узган уеннарда Олег Павлов җиңү яулады, 2нче урында - Шәриф Гафуров, 3нчедә - Алексей Матавин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International